Яңа Уртавыл мәктәбендә укыганда авырып урындагы дәваханәдә ятарга туры килде. Шул чакта Әлфинур Сыртланова белән тәү тапкыр танышуым булды. Ул анда шәфкать туташы булып эшли иде. Шундук миһербанлы, итагәтле, йомшак күңелле булуы белән күңелне яулады. Башка шәфкать туташлары укол куйганда, авыртудан елыйсы килә иде, ә Әлфинур апа матур сүзләр әйтеп, юатып кына кадагач, ул кадаган уколның авыртуын да тоймый идек. Ул шундый булып хәтеремдә калды да. Хәер, барысы турында да тәртип буенча.
Әлфинур Сыртланова 1942 елның 8 мартында Гөтбер авылында якты дөньяга килгән. Мәктәптә укыганнан соң Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында укып чыга. Чөнки кече яшьтән җыр-биюгә һәвәс була. 1968 елда аны юллама буенча Яңа Уртавылга эшкә юллыйлар. Арытаба Әлфинур Сабирҗан кызы Нефтекамада медицина хезмәткәрләре курсларын тәмамлый һәм дәваханәгә шәфкать туташы булып урнаша. Хаклы ялга чыкканчы анда эшли. Әмма ул мәдәниятне әле дә ташламый. Ташламый гына түгел, бүген дә аның уртасында кайный. Авыл мәдәният йортының "Гәүһәр" ансамблендә җырлый, спектакльләрдә рольләр башкара. Алай гына да түгел, безнең герой Яңа Уртавыл авылында ак инәй дә. 2019 елда районда беренче булып аңа "Хатын-кыз – милләт анасы" дигнән медаль һәм диплом белән бүләкләнгән. Мондый исемнең кемнәргә генә бирелүен барыбыз да яхшы белә ("ЯТ" бу хакта даими язып тора). Ире Кәзиф Сыртланов белән бергә ике бала: Илсөяр һәм Илсурны тәрбияләп-үстерәләр. Аларның инде күптән үз гаиләләре, һәм алар да тормыш сукмагыннан лаеклы атлый. Бүген әниләренә зур ышаныч, терәк алар. Балалар, оныклар һәрвакыт ярдәм итә, хәлне белеп кенә торалар", – дип сөйли Әлфинур Сабирҗан кызы. Кызганычка каршы, 5 ел элек диярлек ире бакыйлыкка күчкән. "Матур тормыш кичердек, үткәнебез үкенечле түгел, Аллаһка шөкер. Барысына да шулай матур, тату яшәргә насыйп булсын", – дип өсти Әлфинур Сыртланова.
Гәзитнең әдәби битен яратып укучылар аның шигырьләре белән дә яхшы таныш, мөгаен. Алар вакыт-вакыт гәзит битләрендә дөнья күреп тора. "50 яшьләрдә чын итеп шигырьләр яза башладым. Моңа кадәр дә язган бар иде, әлбәттә. Тәүге "Миләшем" шигырем әле дә хәтеремдә. Туган көнгә, чараларга барганда һәрвакыт күңелемдә шигырь юллары туа да, аларны дәфтәр битләренә язам. Бик ямансу чакларымда баянны кулга алам. Шулай сагышны таратам. Гөлнара Зыязова өч шигыремә көй язды. Сканвордлар белән мавыгам, аларны чишү күңелгә ошый. "Яңавыл таңнары" гәзитен бик яратам. Аны кунак көткән кебек, һәр санын түземсезлек белән көтеп алам", – дип сөйли ул.
Әлфинур апа намаз да укый, мәчеткә дә йөри, шул ук вакытта ихата тутырып чәчәкләр дә үстерә, яшелчә-җимешләре дә күп. Аңа шундый тула канлы тормыш белән сиксән яшькә җитүен, иҗат чишмәләренең саекмавын, киләчәгенең дә күркәм булуын телисе килә.